22 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Эш дәвам итә
Узган ел ахырында - декабрь аенда, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Бөгелмә шәһәр прокуратурасы вәкилләре Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Бөгелмә муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре алдында коррупциягә каршы законнарның үтәлү тәртипләрен аңлатуып, чыгыш ясаганнар иде. Очрашуда коррупция төшенчәсенә аңлатма бирелде, шул юнәлештә кылынган җинаятьләр, яисә хокук бозулар өчен...
-
Керән - күп авырулардан дәва
Чүп үләне кебек үсә торган керәннең файдалы үзлекләре күп. Аның төнәтмәсе күп авырулардан дәва. Ангинадан интексәгез, 1 аш кашыгы төнәтмә белән тамакны чайкарга һәм йотарга кирәк. Бер кулланганнан соң ангинаны юып алган кебек була. Грипп вакытында төнәтмә белән ингаляция ясарга мөмкин. Киселгән урынны төзәтә: чүпрәк белән бәйләп, өстенә шул төнәтмәне...
-
“Халык контроле” эшли
"Халык контроле" сайтында бөгелмәлеләрнең көндәлек проблемаларын хәл итүләре хакында даими язып торабыз. Ә үзебезнең аларның эш итү алымын бер дә сынап караганыбыз юк. Бер атуда ике куянны тоту максаты белән моны эшләп карарга булдык. Килеп туган хәл балаларга кагылмаса, күз йомып та киткән булыр идем, бәлки. Ләкин бу очракта мин...
-
Бөгелмә дзюдочылары булдыра!
Казан шәһәрендәге "Батыр" үзәгендә 19 - 21 гыйнварда 2004-2005 елда туган балалар арасында дзюдо буенча муниципаль турнир булып узды. Чарада Татарстан шәһәрләреннән яшь спортчылар берләштергән 20 команда катнашты. Дзюдочылар арасында көрәш гаять киеренке барды. Бөгелмә данын яклаучылар, "Факел" балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәшчеләре үз авырлык категориясендә медальләр яуладылар: Запольских...
-
Танылган фоторәссам Михаил Козловский белән хушлаштылар
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре белән хушлашу Актерлар йортында узды. (Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 20 нче гыйнвар көнне, 64 нче яшендә авырудан соң, танылган фоторәссам, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Михаил Козловский вафат булды. Актерлар йортында аның белән хушлашу чарасы узды. Михаил Козловский Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның шәхси фотографы...
-
Татарстанда биш автомобиль бәрелешү аркасында ике кешенең гомере өзелгән
Өч кеше төрле тән җәрәхәте алган. (Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә Татарстанда Казан - Малмыж юлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә. Трассаның 23 нче чакрымында, Биектау районы территориясендә, биш җиңел автомобиль бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, Казан ягыннан килгән...
-
Роспотребнадзор Татарстанда грипп буенча кайнар линия ача
Республика халкы сорауларын 22 гыйнвардан 5 февральгә кадәр бирә ала. (Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Грипп, шулай ук кискен тын юлы авырулары буенча сораулары булган Татарстан халкы кайнар линия аша Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенә мөрәҗәгать итә ала. Идарә тармагының матбугат хезмәте...
-
Бер иртәдә - ике янгын
Бүген, 22 гыйнвар көнне иртән 02 сәгать 58 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Совет урамында торак йорт яну турында хәбәр килә. 5 катлы кирпеч йортның өченче катындагы өч бүлмәле квартир яна. 1975 елгы хуҗа зыян күрә. Бөгелмә янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Юрий Хребет әйтүенчә, ут хуҗаның саксыз эш...
-
2018 елда Татарстанда 681,4 миллион сумга 11 ресурс үзәге ремонтланачак
Эш бирүчеләргә кирәкле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау программасына 2014-2017 елларда 2,7 миллиард сум акча тотылган. (Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). 2018 елда Татарстанда 11 ресурс үзәген ремонтлаячаклар. Бу максатларга 681,38 миллион сум акча бүленгән. Республикада эш бирүчеләргә кирәкле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләренә капиталь ремонт үткәрү...
-
Лениногорскида янгында ун кеше тәрәзәдән котылган, бер хатын һәм ике бала зыян күргән
(Казан, 21 гыйнвар, "Татар-информ"). Лениногорскида чыккан янгында хатын-кыз һәм ике сабый зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүген төнлә Лениногорскида Спортивная урамындагы 2нче йорттагы фатирларның берсендә йорт җиһазына ут капкан. Ике катлы йорттагы янгын 10 квадрат метр...